Тэтимол 2015

ОҖМАХ > башк. ожмах, мар., удм. узьмак, тат. диал. җомах (Г. Толымбай), ŏчтŏмак (ТТДС I: 330) «рай» ~ чув. çатмах, ăçтăмах (күп вариантлар к. Ашмарин III: 337, IV: 74–78) ~ Котбидә учтмах, уштмах «оҗмах; күк» ~ бор. уйг. уштимах, uštmah < сугд. ‘wsrtm’x (к. ДТС: 617) id. Ләкин сугд сүзе үзе төрки телләрдән булырга мөмкин, шуңа күрә М. Рясянен бу сүзне гом. төрки уч- «очу» сүзеннән ди (Räsänen 1969: 509), хәер, бу этимология бик юраулы. Чыгт. уҗмак «оҗмах, күк», төркм., госм., чыгт., алт. учмах, нуг., каз., к.-калп. җумах, җумақ, кырг. уҗмак, учмак, чув. диал. (Ашмарин V: 70) йăмах, куман. уймақ «оҗмах» – икенче сүзләр. Безнеңчә, оҗмах < бор. чыгт. уҗалтмаг «югарылык; югары күтәрү», уҗал- «күтәрелү», уҗа- «күтәрү (бигрәк тә абстракт, рухи мәгънәдә)» ← фар. аwҗ «күтәрелеш, алгарыш» (к. Исхаков 1961: 227–228), к. үзб. авҗ олмақ «үсеш алу». ЭСТЯ I: 614.

Дерив.: оҗмахлы (к. мәкаль: Орышкан оҗмахлы, тиргәгән тамуглы).



Предыдущая статья            Следующая статья