Тэтимол 2015

ОЕШ-У[ойош-у] «образовать сгусток; организоваться» ~ каз. ŏйыс- id., нуг. уйыс- «(сөт) ою; охшау, тәңгәлләшү», к.-калп. уйыс- «йон керешү (киез һ.б. басканда)», госм. уйуш- «охшашу; ризалашу» – бүтән кыпч. телләрендә табылмады, аның каруы үзб., уйг. уйуш-, төр. uyuş- «берләшү», димәк тат. оеш-у уйг. яисә төр. теленнән – дөресрәге, әд. чыгтайчадан.

Ŏйŏш- нигезе ойы-у фигыленнән дә, ой- < уй- «бер-беренә җайлашу» фигыленнән дә урт. юнәлеш буларак ясала ала. Төр. һ.б. угыз., кр.-тат., кар. уй- < бор. төрки uδ-, ud- «җайлашу, иярү; рифмалаштыру һ.б.ш. тур. к. ЭСТЯ I: 573–574. К. От-у, Уйдырма.

Оеш-у ның дериватлары – оешма һәм оештыр-у ; уйг., кыпч. уйушма, уйуштур- безнекенә охшаш мәгънәдә, төр. телендә бу сүзләр икенчерәк мәгънәдә: кр.-тат., төр uyuşma «тән ою» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья