Тэтимол 2015

ОЕ-У I[ŏйŏ-] «онеметь; задремать; свернуться (о молоке)» < гом. төрки уйы-, уйу- < бор. төрки uδu-, uδu- > тув. уду- > хак., шор. узу- id., бор. яз. уйг. уты- id. (ЭСТЯ I: 579–581). Тат. телендә башлыча «әчеп куеру» мәгъ. кулланыла; «кансырап хәрәкәтсезләнү» мәгъ. шуннан күчерелмә. Әмма «йоклау» мәгъ. беренчел булса кирәк, к. як. уу ~ бор. төрки (ДТС: 603) u, uv «йокы». Шуңа охшаш сүзләр фин-угор телләрендә дә бар: мар. омо «йокы», омал- «(буыннар) ою; (сөт) ою», морд. удомс- «йоклау» һ.б. Чаг. Ойы-у II.

Дерив.: оет-у, оеткы . К. Оеш, Оеш-у.



Предыдущая статья            Следующая статья