Тэтимол 2015

ОЕК[ŏйŏқ] «чулок, носок» > чув. ăйăх < бор. кыпч., төркм., төр., уйг. уйуқ id., к. себ. уйуқ, нуг., каз. уйық, чыгт., ком. уйуқ «пима, киез итек», бор. төрки (ДТС: 608) ujuq «киез оек» ~ чыгт. уғ, алт., хак. ук, камас. ооқ id. Күпчелек төрки телләрдә юк. Мәгъ. һәм яңгыраш үзенчәлекләре бу сүзне табышмаклы итә, морфемик составы буенча уй-уқ яки уйу-қ, к. себ. (Тумашева 1992: 225) йуй-, тув. уй- «тегү, сыру, чигү», як. үй- «ике кисәкне берләштереп тегү». Кайбер тикшеренүчеләр бу сүзне монг. ойимосун «оек» белән чагыштыралар (к. Räsänen 1969: 511). Әгәр беренчел мәгъ. «киез оек» булса, ойык – ое-к- фигыленнән. К. Оеш-у, Ойы-у. К. ЭСТЯ I: 581.

Дерив.: оеклы, оексыз; оеклык; оекчан; оекбаш.



Предыдущая статья            Следующая статья