Тэтимол 2015

НУГАЙ «ногаец», диал. «народный бард, исполнитель эпосов» < гом. төрки ноғай id. Алтын Урда түрәләреннән берсе – Чыңгыз ханның онык оныгы Ногай, Нокай исеменнән XIII г. бирле этноним булып киткән; асылда бу сүз монг. нокаи, ногай «эт» (Ногай ≈ «этбай»). Нугай (ногай, ногой) дип Урта Азия халыклары татарларны да атыйлар. К. Будагов II: 295; Аникин: 411.

XVI–XIX гг. дәвамында нугайлар күпләп татарлар, башкортлар һәм чувашлар составына кергәннәр. Аларда эпос-дастан башкару гадәте сакланып килгән.

Шуны әйтергә кирәк, татарлар белән нугайларны калмыклар да бутыйлар, һәр икесен мангт «мангыт» дип атыйлар. К. Ногайцы 1988.



Предыдущая статья            Следующая статья