Тэтимол 2015

НӨРЕ[нөрө] «личинка насекомых» ~ башк. (БТДҺ: 245; Башкирская диалектология: 115) нор, нур, мыр, чув. нăрă «нөре; коңгыз», төркм. мөр-мөҗек «һәртөрле бөҗәкләр»; к. ш. ук тат. диал. (ТТДС I: 320) нерлә-ү, нөрлә-ү «күп санда һәм тигез үсү (балалар тур.)» – димәк, нөр, нөре төп мәгъ. «бөҗәкләрнең бергә торган кортлары», гомумән «бер үк яшьтәге, бергә торган балалар»; ихтимал, нөр «йөз» сүзе белән бердәйдер (кызыклы аналогия: рус. личинка лик «йөз»). Чаг. рус. диал. нырга «вак балык, маймыч» (к. Аникин: 412). Гомумән, бу сүз фин-угор телләреннән булса кирәк, к. удм. нумыр, коми. номыр «корт, нөре», к. КЭСК: 194.



Предыдущая статья            Следующая статья