Тэтимол 2015

НОКРАТ, диал. (ТТДС I: 321–322) нукрат, нуграт «река Вятка; серебряная монета» ~ чув. нухрат, нăхрат «борынгы тәңкә» ~ үзб. нуқра «көмеш», кырг. нукура «саф көмеш», уйг. ноқрә, төр. nukre «көмеш кисәге» < гар. ңуқрāт «көмеш кисәге; котыйчык; кесә» (к. Әхтәри кәбир: 1101) – асылда «түгәрәк күмәч (келиндер)» булган булса кирәк (көмеш боҗра бор. Шәрык илләрендә патшалык, монархлык билгесе булган). К. ш. ук Нукрат. Кайбер телчеләрнең (Әхмәтҗанов М. Нократ иделе // Шәһри Казан, 15.I.1991) Нократ елгасының атамасы рус. Новград сүзеннән килә, чөнки елганың башларында Новгород биләмәләре булган дип баруы ышандырмый, чөнки тарихи мәгълүматларда Идел Болгарының төньягында «көмеш болгарлар» булуы тур. әйтелә. Räsänen 1969: 355; Федотов I: 375; Гарипова 1998: 385–389 (бик тәфсилле).



Предыдущая статья            Следующая статья