НОГЫТ[нŏғŏт], нугыт «нут; бобовник, фасоль»; ногыт салу «гадание на бобах» > чув. нухăт «ногыт салу», мар. ногыт «ногыт», ногыт пурса «ногыт борчагы» < иске тат. (Троянский II: 256) нухуд, каз. (ҚТДС: 258) ноқыт, башк. ноқот, (БТДҺ: 246) нуқта, госм. нохуд, уйг. диал. (Радлов III: 693–694) ноқуд, бор. монг. (Поппе 1938: 259) nōxūd, бор. төрки (ДТС: 361) nuqud «ногыт, төрек борчагы» ~ бор. рус. (Срезневский II: 462; Фасмер III: 86) ногуть, нохоть «борчак (төре)» < фар. нохуд, нухуд «ногыт» < нуһ ғуд «тугыз борчак» булса кирәк: ногыт кузагында тугыз борчак булучан; ногыт салып юрауда тугыз шакмаклы такта кулланыла (һәрбер шакмакка – күзәнәккә аерым мәгънә салына). Федотов I: 371–372. Дерив.: ногытчы «ногыт белән юраучы». |