Тэтимол 2015

НИШАТЫР «нашатырь» – гар. нишāдир id. сүзеннән таралган дип исәпләнә (ләкин төбендә гар. сүзе түгел), к. төр. (госм.) nişadır, nişadur, кырг. ношадур id. Рус. нашатырь билгесез төрки чыганактан. Будагов II: 284; Фасмер III: 51. Хәз. әд. телдә нишатыр сүзе кулланылмый, аның урынына русча нашатырь дип язалар, хәлбуки тат. нишатыр рус теленнән алынмаган.



Предыдущая статья            Следующая статья