Тэтимол 2015

НИРГӘ «венец сруба; учтивость, правила поведения» (Будагов II: 298; ТТДС I: 320–321), диал. нергә «сруб фундамента, основание; взаимный подарок и порядок обмена подарками брачующихся сторон во время свадьбы», диал. миргә > башк. диал. (БТДҺ: 231) миҙгә «фундамент», иске тат. ниргә «дивар, стена; тәртип» (Ногман: 98–99), крш. ниргә «рәт; тәртип» (ниргәсез «тәртипсез, рәтсез, юньсез» (к. Balint: 147) > чув. нирке «ниргә, рәт», мар. нэргэ «чират; кизү чире» нэргэн (нергең) «рәтеннән, турында», удм. нерге «рәтендә, чутында; гадәт, кебек» (Алатырев: 149–150); белгечләр (М. Рясянен, В.И. Алатырев) бу сүзне тат. теленнән таралган һәм бор. тат. йәргә, йәркә (йәркә-сурәт) > мар., удм. йерке ~ кар. йэргэ, йэргя «рәт, тәртип» сүзеннән дип карыйлар (й- > н-: йэргэ > нэргэ); й- > н- күчеше Идел-Урал регионы телләреннән башлыча тат. телендә (ә шуннан читтә хак. телендә һәм алт. сөйләшләрендә) күзәтелә. *Йэргэ нигезенең гом. төрки чагылышы – тат. диал., иске әд., уйг., чыгт. җәргә «хәрби тезем (җәргә-җәргә «рәт-рәт») > чув. çерке «кәртәләр, чошлар рәте» ~ тув. черге «дәрәҗә, иерархия», бур., як. сэргэ «ат бәйләү баганалары рәте (бу шәй белән күп кенә мифологемалар, йола-гадәтләр баглы)». К. ш. ук эргә «ян; нигез; стена».

Гомумән, йэргэ//җәргэ//нэргэ//эргә төрки телләрдә киң таралмаган, шунлыктан аны бор. фин-угор алынмасы дип уйлыйлар, к. эстон. järk, фин. järki «рәт, тәртип».

Ниргә белән нигез сүзе бәйле булса кирәк, ләкин багланышларның фонетик җәһәте ачык түгел (нэргэ > нэгрэ > нэгир > нигез булала). Удм. телендә Н.И. Смирнов (1890: 46) негырь «гаилә, нигез» сүзе бар дип яза, ләкин бу мәгълүмат хәз. сүзлекләрдә чагылмый, расланмый. К. Җәргә, Эргә.

Дерив.: ниргәле, ниргәсез (төрле мәгъ.); ниргәлек.



Предыдущая статья            Следующая статья