Тэтимол 2015

НИМЕ’С, диал. нимеч, мимеч (мимеч борчагы «фасоль төре») «немец» < рус. (рус. нем «сөйләшми торган, телсез» сүзеннән), бу сүз тат. теленнән кире закончалык буенча немúс яңгырашында бүтән (кырг., каз., үзб., уйг.) телләргә дә күчкән. К. ш. ук чув. нимĕç, нимĕч «нимес», нимеç пăрчи «мимеч борчагы» (Сергеев 1971: 143; Саваткова: 100), удм. немыч, немысе атас «күркә». Нимеч язылышы «Җәмигъ әт-тәварих»та теркәлгән – димәк татарларга XVII г. бирле билгеле. Мимеч, Нимеч дип оста кешене дә атыйлар (ТТДС I: 305) – бу XVIII–XIX гг. Россиядә һәртөрле техниклар нимесләрдән булу белән баглы. XIX–XX гг. әд. телдә нәмсә язылышы булган.

Хәз. әд. телдә нéмец дип язу, безнеңчә, акланып бетми: нимес яңгырашы күп кенә фразеологизмнарда һәм топонимнарда да саклана (мәс., Башкортстанда Нимесләр авылы – анда хәзер татарлар яши). Өстәвенә русча нéмец сүзендә кимсетү («телсез» дию) саклана. Без бу китапта һәрдаим нимес дип язабыз, кайбер бүтәннәр дә шулай яза.

Типологик җәһәттән күрше халыкны «телсез», «сакау» һ.б. дип атау киң таралган күренеш. Ләкин татарларга бу – хас түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья