Тэтимол 2015

НИГЕЗ «основание, фундамент» > чув. никĕс, мар., удм. никĕз, негызь < гом. кыпч., уйг., үзб. негиз, каз., кырг. диал. неңиз «нигез; табигать байлыклары» (Будагов II: 299), үзб. диал. нәгиз «чыгыш, нәсел, җәвер», бор. төрки һәм угыз., ш. ук Себер төрки телләрендә бу сүз күренми, ш. ук гар.-фар. алынмасы да түгел.

Нигез, безнеңчә, ниргә сүзе белән тамырдаш, к. Ниргә.

Дерив.: нигезле, нигезсез; нигезлә-ү, нигезлән-ү; нигезләш-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья