Тэтимол 2015

НИ I«что; то (частица с указательно-определённым значением)» ~ хак. ни, башк. нĕй < гом. көнб. төрки не (нэ, нә) < бор. төрки neŋ «әйбер, шәй; байлык; нинди дә (ни дә) булса», negü «ни, ничек» (ДТС: 360–361) < бор. гом. төрки *jeŋü >> алт. диал. (куманды) дьу, чу, чүү, чугы, тув. чү, чүве «ни, нә´рсә; нәрсә´», че «нә, ни» (чаг. тув. ол чедип келген че ~ хак. ол сидĕп килген ни «ул ничек килеп җиткән?»), чүге, чиге «нигә?», чеже «ничә?», як. си «ни» (си буолбат? «ни булмас?») һ.б. Чув. мĕн, мен «ни» < чув. диал. нĕм, нем < бор. төрки нэң. Төрки телләрдә н- вариантының өстенлек итүе бор. бер абруйлы телдә й- > н- күчеше еш очраганлыгыннан булса кирәк. К. Будагов II: 297–298 (бу сүз кулланышы тур. – бик тәфсилле). ЭСТЯ VII: 96–99.

Бор. *je, *jeŋü сүзен тат. йә, җә ~ гом. төрки йэ, җэ «ярый» сүзе белән чагыштырырга мөмкин. К. Нигә, Ник, Нитәккем, Ничә, Ничек.



Предыдущая статья            Следующая статья