Тэтимол 2015

НӘҮРҮЗ[нәwрүз], нәүруз, науруз «навруз, день иранского нового года (23 марта)» ~ чув. норăс, нурас, нарс (болг. теленнән) id. ~ гом. кыпч. науруз, наурыз, уйг. нәүруз, үзб. навруз һ.б. < фар. нäw рӯз «яңа көн (яңа бәхет)» сүзеннән; шуннан нәүруз гөле «примуласыман гөл» (Урта Азиядә ул нәүруз көненә чәчәк ата); Нәүрузбикә Нәүруз бәйрәмендә юраулар өчен сайлана торган гөнаһсыз чибәр кыз, шуннан чув. нарс пиге > нарспие > нарспи id. Яңа ел бәйрәмендә «Нәүрузбик» сайлау Төньяк Кавказ төркиләрендә билгеле.

Нәүрүз тур. этнографик әдәбият чиксез күп; төрекчә бер китап «Nevruz» (Ankara 1995) 346 сәхифәле, һәм мондый китаплар бер генә түгел; андый хезмәтләр Х г. бирле язылып килә (мәс., Гомәр Хәйям шундый бер китап язган). Будагов II: 293–294; Durduyeba A. The place of the Nevruz festivale in turkman folklore // Eurasien Studies, № 14, 1998. P. 108–124.

Нәүрүз бәете тәгъбиреннән бәет жанр атамасы килеп чыккан. Нәүрүз (Яңа ел) гүзәле сайлау гадәте бор. Шумерда, моннан биш мең еллар элгәре үк булган (к. Нахмедов 1989: 55–62).



Предыдущая статья            Следующая статья