Тэтимол 2015

НӘЛӘТ, ш. ук нәгъләт, нәгаләт «проклятие; проклятый» (БҺҺ II: 181, 184) < әд. ләгънәт < гар. лä‘нäт сүзеннән (к. Ләгънәт ). Нәләт татар телендә килеп чыкмаган, к. каз. нәлет, кар. налет, нэлет, к.-балк., ком. налат, кырг. наалат, уйг., үзб. диал. нәлат, нәләт (ЎХШЛ: 192) id. Күрәсең бу сүз гарәпчәдән алынган чорда ук метатезаланган.



Предыдущая статья            Следующая статья