Тэтимол 2015

НӘКЪ[нәқ] «точно; как раз, именно» ~ каз., к.-калп., кырг. нақ, уйг. нақ, нәқ, үзб. диал. (ЎХШЛ: 189) нақ id. иске әд. нәкыть < гар. нäқд «төгәл (акча санаганда); кулдагы акча» сүзеннән дип уйларга мөмкин (К. Насыйри телендә нәкыть «нәкъ», к. ГТРС: 457); ләкин фар. һәм ягн. (сугд.) телләрендә дә наһ, наһах «нәкъ» (ЯТ: 290), бу исә күрсәтү алмашлыгыннан. Һәрхәлдә нәкъ – алынма, нечкә сузык -ә- соңыннан каты тартык килүе дә шуны күрсәтеп тора. ЭСТЯ VII: 96 (этимологиясен ачык калдыра).



Предыдущая статья            Следующая статья