Тэтимол 2015

НӘГӘР «дружка (жениха на свадьбе); тамада (ТТДС I: 244)» < фар. нäвкар, нäвгар id., ш. ук «кучты (корал йөртүче)» > кар. нэгер, нäгäр id. Фар. сүзе исә монг. нöгүр, бор. монг. nökür (хәз. монг. нöхöр, бур. нöхүр) «дус, иптәш; якын хезмәтче» сүзенең халык этимологиясенчә (нäв «яшь, яңа» сүзе тәэсирендә) бозылган варианты. Мәзкүр монг. сүзе төрки телләргә турыдан-туры кереп киң таралган: тат. нөгәр (> чув. нĕгер), нүгәр, нүңәр (Тумашева 1961: 176) ~ каз. нöгöр, нöгер, уйг., алт., кырг. нöкöр, к.-балк., ком. нёгер «хәрби дус; дус хезмәтче; хан сакчысы» һ.б. > иске рус. нукер «хан сакчысы», хәз. рус. нохор, нукур «дус» (к. Аникин: 411) – төрлерәк мәгъ. һәм төрле телләрдән.

Монг. сүзе үзе бор. nöküger формасыннан, *nökü > бур. нүх «дус, иптәш; дус кыз (!)» тамырыннан (-ger зат атамасын ясагыч кушымча), чаг. тунг. нэкӯ(н) «эне, сеңел» (ССТМЯ I: 617–618) бу сүзнең исә эне < ини < йэни сүзеннән булуы ихтимал. Ягъни ахыр чиктә нәгәр ~ нөгәр төрки сүз булып чыга. Ләкин, әлбәттә, бу фараз тәфсилләп нигезләүгә мохтаҗ. К. ш. ук Нәкә. Сафаров: 62.



Предыдущая статья            Следующая статья