Тэтимол 2015

НАСИЛА, насилый, начылый, начилә, нәсилә (ЗДС: 493, 494, 496) диал. «еле, с трудом» ~ башк. (БТДҺ: 249) насыла, нәселә, нәслә id. – тат. сөйләшләрендә киң таралган. Бу сүзне диалектологлар русча на силу тәгъбиреннән дип аңлаталар. Ләкин монда шикләнерлек урын бар: русларда насúлу сүзе бик киң кулланыла микәнни? Аннары китерелгән сүзләргә нигез булырдай төрле гарәп һәм фарсы сүзләре дә табыла, мәс., фар. насилах «көчсез, хәлсез, коралсыз хәлдә» һ.б. Безнеңчә, фар. (яисә берәр гар.) сүзе халык аңында русчага нисбәт ителгәндер.



Предыдущая статья            Следующая статья