Тэтимол 2015

НАРЫНЧА, нарыйнҗа «вид цветка (который олицетворял весну и молодого парня, которого, по-видимому, приносили когда-то в жертву воде), купальница (растение с большими желтыми цветками)» ~ мар. нарынзы, нарынче «сары» (нарынзывуй – нарынчабаш «алтын туй чәчәге (үсемлек)», нарынзы кек «шәүлегән (сары төсле кош)» < «нарынча киек» (к. Саваткова: 99), Ф. Баязитова язып алган материаллар (нарыйнча/нарыймҗага багышланган җырлар) буенча фикер йөрткәндә, Нарынча – җимчәчәк бәйрәмендә төп персонаж булган. Ләкин бу бәйрәмнең (гомумән, яз бәйрәме) детальләре ачык түгел. К. Татар диалектологиясе буенча материаллар. Казан., 1978: 31 һ.б.

Нарыйнча < фар. нāринҗ, гар. нāранҗ «әче әфлисун» (> бор. рус. наранжа, наранзи id., к. Фасмер III: 43); фар. (> төр.) нарин «сылу (егет)». Фар.-гар. сүзеннән фр. orange «әфлисун» (шуннан рус. оранжевый, оранжерея) сүзе килә. Күрәсең, фар. наринҗа белән бәйле ниндидер мифологемалар булган. Гомумән, бу сүзнең чыгыш-тамыры да бик ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья