Тэтимол 2015

НАРДУГАН (Троянский II: 253) «праздник солнцестояния» (кышкы нардуган – «зимний нардуган, святки», җәйге нардуган – «летний нардуган, зелёные святки»), у некоторых групп крещёных татар нардуган «удлинённый месяц, начинающийся с 25 октября (каждый месяц считался по 30 дней, последний был удлинённый)», к. Гаврилов 1876: 22–26 > чув. нартăван, нартукан, удм. нартуган, мар. нардуган, морд. нардван, нардава, нардукан id. ~ төр. диал. мартуфал, мунтувар, мартавал (Çay 1993: 61–66) < фар. нäрд-у-фал «нәрд уены ысулы белән күрәзәлек итү» («нәрд һәм фал») сүзеннән: нәрд уенында уенчы махсус савыттан (чүлмәктән) билгеле чиккә кадәр саннарның берсе язылган шакмак ала һәм нәрд тактасында шул сáнча йөреш ясый; нардуган уенының төп өлешендә – йөзек салыш уенында катнашчыларның берсе яисә икесе төнге уникедә бәкегә барып су алганнар. Ул суда шүлгәннәр кайта дип уйлаганнар (шулгәннәр исә киләсе елда ни булачагын белеп тора), ул суны махсус чүлмәккә, чиләккә койганнар һәм шуңа катнашчылар (гадәттә яшь кызлар) үзләренең исемле йөзекләрен салганнар. Шуннан соң, гадәттә арада иң гөнаһсыз – иң кече кыз чиләккә салынган йөзекләрне кармап алган һәм шунда әйтелгән мәкаль яисә җыр эчтәлеге йөзекнең иясенә япсарылган. Әстерхан мишәрләрендә тәүдә әлеге иң кече кыз шундый такмак әйткән:

Нардуганым нард булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган кевен кем күләсә,

Шул бәхетле яр булсын!

Шундый уен әрмәннәрдә дә булган. Русларда бу уен куляш дип аталган. Нардуган җырлары, такмаклары, мәкальләре аерым жанр хасил иткәннәр. Җәйге нардуганда йөзек урынына чүлмәккә чәчәкләр салганнар, һәрбер чәчәк төренең махсус юралышы булган һ.б. Шуны әйтергә кирәк, нәрд сүзе үзе дә төбендә бер чәчәк атамасы, к. Нәрд.

Нардуган тур. этнографик әдәбият бик бай. К. Ахметьянов 1977 (СФУ № 2); Баязитова 1995: 57–64; Баязитова 1998: 25–35.

Нардуган сүзен монг. нар «кояш туган (көн)» дип (чув. этимологы В.Г. Егоровча) аңлату дөрес түгел, әлбәттә.



Предыдущая статья            Следующая статья