Тэтимол 2015

НАРАТ «сосна» > чув. нарат ~ к.-балк., ком. нарат < монг. нарад «наратлар» нара (нара-сун) < нара-н «кояш агачы, кояш ярата торган агач» сүзеннән, к. ш. ук як. диал. нурат, бур. нархун, нарахунь «нарат»; монголларга күрше халыкларда нарат сүзе юк, ул кыпчак төрки телләренә Алтын Урда чорында төзелеш агачы атамасы буларак таралган булырга тиеш (нарат ны таләп итүчеләр – монголлар була). К. Räsänen 1969: 350; Федотов II: 368.

Дерив.: наратлы, наратсыз; наратлык.



Предыдущая статья            Следующая статья