НАРАСЫЙ, нараси, нарасидә, диал. (ДС III: 118) нараста, себ. (Тумашева 1992: 172) нәрәситә «невинный ребёнок, кроткое существо; ребёнок до пяти лет» ~ чув. нараста, мар. (Иванов, Тужаров: 137, Саваткова: 100) нäрäштä id. < фар. нāрāси, нāрāсūдä id. (> гом. көнб. төрки наристе һ.б.). Бу сүзнең төрки һ.б. телләрдә киң таралуы суд процедурасы белән бәйле булса кирәк (нарасидә судка тартылмый); сүзнең ясагыч нигезе – фар. расūдäн «үсеп җитү» (нā-рāсūд-ä «үсеп җитмәгән»), рус. расти сүзенә тамырдаш. Федотов II: 367. Дерив.: нарасыйлык. |