Тэтимол 2015

НАМУС, диал. намыс «честь, достоинство (человека); честность» ~ чув. намăс, удм., мар. намус, намыс < гар. нāмӯс id. < грек. ηομος (ηομ-ος) «закон». Атаклы француз марксисты П. Лафарг (Язык и революция. М., 1930: 20) бу сүзнең тәүге мәгънәсе «бау», шуннан «бау ярдәмендә җир үлчәү» > «төгәллек» > «гаделлек» мәгъ. килеп чыгуын яза. Рус. номос «закон» (Срезневский II: 466) турыдан-туры грек теленнән кергән.

Гар. сүзлекләрендә намус сүзен, «әдәп-хәя» мәгънәсендә алып, нмс «яшеренү, оялу» тамырыннан дип карыйлар. Ләкин бу – ясалма этимология булса кирәк. Федотов II: 366.

Дерив.: намуслы, намуссыз; намуслан-у, иске намускяр («бигрәк тә намуслы кеше»).



Предыдущая статья            Следующая статья