НАМАЗ «намаз, молитва с ритуальными движениями» < фар. нäмāз < пеһл. nemaǯ ~ сугд. nm’č, авест. nemanh id. Намаз гамәле ислам диненә бор. фарсылардан кергән булса кирәк һәм төрки халыкларга да ул исламгача мәгълүм булган. Дерив.: намазлы, намазсыз (фарсыча бинамаз да диелә); намазлык; намазчы . К. Найнамаз. Себ. (Тумашева 1992: 157) намастигәр (< намаздигар) һәм намасшам (< намазшам) сүзләре турыдан-туры фарсычадан киләләр. |