Тэтимол 2015

НАҖАГАЙ, наҗакай, нәҗәгай, назагай, назғай (БТДҺ: 343), наҗағый (ЗДС: 492), нацағай, начағай (Тумашева 1992: 158) «зарница, сполохи», «надоедливый дух» (ТТДС I: 320) ~ каз. найзағай (Радлов III: 636) id. бор. XIII г. монголларында теркәлгән натигай (Марко Поло), начигай (монгол текстлары) «җир-ана» рухы атамасының дәвамы; натигай бер үк вакытта яшен алиһәсе дә (ул җирдән чыга һәм җиргә керә дә; шунлыктан бор. төркиләр яшен аткан җирне изге дип санаганнар, авырудан терелер өчен шунда ятып аунаганнар). Хәз. бур. диал. нитүгэн вариантыннан чыгып, натигай сүзен Үтәгән (к.) сүзе белән бердәй дип карыйлар (Банзаров: 266–269; МНМ II: 674–675). Каз. варианты найза , нәйзә «кыска сөңге, сәгать угы» сүзенең контаминацион тәэсирендә барлыкка килгән. Наҗагай уйный, наҗагай кебек тәгъбирләре татарларда әле күптән түгел наҗагай җанлы кемсә, рух итеп күзаллануын күрсәтә. Бор. монг. сүзенең монгол халыкларының үзләрендә онытылып та татарларда (дөресреге – нугайларда булырга тиеш) һәм казакларда саклануы монголларда ламаизмның көчәю белән аңлатыла. К. Аҗаган, Назыгыш, Сазаган, Үтәгән, Ялагай.



Предыдущая статья            Следующая статья