Тэтимол 2015

МЫСКЫЛ «издевательство» > мар., удм. мыскыл, мар. диал. мускул, чув. мăшкăл < гом. кыпч. мысқыл, ком. мысғыл id. < тат. диал. мускар, мыскар, кар. мысхыр, мысхыра «мәсхәрә» сүзеннән (Будагов II: 231; Егоров 1964: 131) үзгәргән булса кирәк; икенче версия буенча, гар. муд̣хик (> тат. мозхик к. ГТРС: 271) «мәзәкче» сүзеннән (к. Räsänen 1969: 337), ләкин, ул тәкъдирдә -ыл каян килә? Мыскыл < мыскыр Шәрык мәзәкчеләренең кыпчаклар арасына килеп тамаша күрсәтеп йөргәнлегенә дәлил. К. ш. ук Мәрәкә, Шамахай. Рус. скоморох «бор. профессиональ мәзәкче һәм клоун» сүзе дә гар. мәсхәр-мәрәкә яисә сахир-мәрәкә (сахир «сихерче, фокусчы») сүзеннән дигән фараз нигезсез түгел.

Дерив.: мыскыллы, мыскылсыз; мыскылла-у, мыскылчы.



Предыдущая статья            Следующая статья