Тэтимол 2015

МЫСКАЛ «золотник, мера веса в 4,68 грамма; одна десятая единицы қадақ» > чув. мăскал, удм., мар. мыскал < гом. көнб. төрки, фар., көрд. һ.б. мысқал, мисқал id. гар. теленнән таралган, семит телләрендәге çқл, шқл «көмеш» тамырыннан. Әмма үлчәү микъдары үзе шумерча дарик диелгән берәмлеккә барып тоташа икән, к. Velidi: 123–124.

Дерив.: мыскаллы; мыскалла-у, мыскаллан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья