Тэтимол 2015

МЫС[м ы̌йс] «мыс, вдающееся в водное пространство часть суши» – фәнни (географик) телдә русчадан, әлбәттә, әмма рус теленә бу сүз – рус диал. маяс, мыс ~ Себер төрки (тув. һ.б.) мыйыс << бор. төрки müŋüz < *müŋürgu «мөгез» сүзеннән, аның «озынча табигый объект» мәгънәсеннән булса кирәк, к. Аникин: 382, 398. Каз. мүйiс «мыс; борылыш, почмак» дип бирелә (~ тат. мөеш id.). Чаг. себ. (Тумашева 1992: 157) мыска карату «(мөгезгә карап?) фал ачтыру» (мөгез сырлары буенча юрау гадәте булган).



Предыдущая статья            Следующая статья