Тэтимол 2015

МЫНДЫР (А. Троянский 1860: 95–130) «гриб; толстый, с телесами» (о человеке) ~ чув. мăнтăр id. мар. мындыр «гамьсез; муллык, байлык», мундыра «йомгак», мундыр лу «бот сөяге» ~ башк. (БТДҺ: 239) мындырықтай id., кар. мантыр «юан, симез»., кырг. мандыр «эре» ~ төр. mantar «гөмбә», бор. уйг. мантар суви «гөмбәле су» (бор. текстта, татарчалаштырыбрак әйткәндә «Рәсүл: – Ул мантар суы, кем бу чүлмәктән эчеп торыр, минем гыйлемдән аңа өлеш тияр» ди, к. Насилов 1974: 88). Ул мантар суы – наркотик булган булса кирәк, шуннан чыгып мантар < фар. бäңдар «наркотик (составында наркотик булган)». Наркотик гөмбә төрләре күп кенә (к. Паңгы ).

Әйтеп үтү кирәк ки, Мөхәммәт пәйгамбәрнең наркотиклар белән эш итүе бик шикле: ул һәртөрле исереклеккә каршы булган.

Тат., чув., мар. мындыр сүзенең формалашуына, ихтимал, чув. мăн, бор. төрки мун «зур, юан, дәү» сүзе катнашлык иткәндер. К. Мантар.



Предыдущая статья            Следующая статья