Тэтимол 2015

МЫЛТЫК «ружьё; винтовка», иск. «фитильное ружьё» ~ гом. кыпч., төркм. мылтық, уйг., үзб. милтиқ, алт., тув. мултық, мултуқ, алт. диал. пултуқ һ.б. id. (Радлов IV: 2198, 1379; Joki 1952: 222–223), иске тат. (XVIII г.) милтек, милтик бор. чыгт. милтä оқ, милтäли оқ «филтәле ук» сүзеннән: бор. мылтыкта тәүдә милтә, мелтә – филтәгә ут токандырылган, ул филтәне мылтык көбәгендәге тишеккә якынайтып, дарыны шартлатканнар һәм ядрә көбәктән атылып чыккан. Тат. мылтык ату тәгъбиреннән күренгәнчә, мылтык ның төп мәгънәсе «атылган нәрсә» (ягъни «ату коралы» түгел!). Атыла торган нәрсә исә – ук. Бу фикерләрне, асылда, Рясянен (Räsänen 1969: 337) дә әйтә. К. Билтә, Милтә, Филтә.

Гаҗәп рәвештә күрше чув., мар., удм. телләрендә мылтык сүзе юк, «мылтык» мәгъ. пычал < рус. пищаль сүзе кулланыла. ЭСТЯ (VII: 93–94) мылтык тур. озын мәкаләдә бу сүзнең рус. винтовка белән багланышын карый (винтик сүзеннән түгелме икән, имеш).

Тат. агач мылтык тәүдә, ихтимал, арбалетны белдергәндер. Рус. мултык, мултых (Себер төрки телләреннән) тур. Аникин: 394.

Дерив.: мылтыклы, мылтыксыз; мылтыкчы («аучы» мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья