МЫЕК [м ы̌й ы̌қ] «ус, усы» > мар., удм. мыйык, чув. мăйăх < гом. кыпч. мыйық, үзб., уйг. мийиқ, угыз. (ш. ук тат.) быйық, аз. диал. быық < бор. төрки (ДТС: 105) bïδïq, як. бытық, мытык, шор., алт. диал. мыйғақ, мыйнақ < мыйы-ақ id. фигыльдән ясалган нигез булса кирәк. Ихтимал, каз., к.-калп., кырг., үзб. мурт, мурут «мыек», нуг. мурт «мыек очы, бөтереп, очлайтып куелган мыек» сүзе дә мыйык белән тамырдаштыр. Кайбер төрки телләрдә «мыек» мәгъ. аерым сүз юк – бу төркиләрнең бер өлеше мыексыз-сакалсыз булуы белән аңлатыла. Тикшеренүчеләр, шуңа нигезләнеп, мыек < *мыд-ык сүзен фар. муй < муд «мыек, төк» сүзе белән чагыштыралар, к. тунг. (эвен.) бодуруқа «мыек». Мыйык сүзен бор. монг. buǯigir «бөдрә» сүзе белән чагыштыру (к. ССТМЯ I: 103, ЭСТЯ II: 304), безнеңчә, дөрес түгел. Дерив.: мыеклы, мыексыз; мыеклач, мыекчан. |