Тэтимол 2015

МҮЧКӘ II(ЗДС: 489) «низкорослый» (рус. моська сүзенә сылтанылган), себ. (туб., Будагов II: 261) муцькя «мүкләк» ~ каз. мүшкö id., мөшке «савым сыер». Будагов «корова невзрачная, но дающая много молока» ди. Мүчкә I белән чагыштыру һич тә кабул ителерлек түгел, безнеңчә. Мүкләк сыерлар тәбәнәк булалар, ләкин нишләп аларны этләр белән чагыштырырга мөмкин? Мүчкә II сүзенең рус теленнән алынган булуы да ихтимал, ләкин үзгә бер рус сүзен – этимонын эзләп карарга кирәктер. Ихтимал, русларда сыерларга еш кына бирелә торган (шаян) муза, музька (му-у тәкълиди сүзеннән) кушаматыннандыр. Татарча да мүчә дигән сыер кушаматы бар (түчә-мүчә диләр).



Предыдущая статья            Следующая статья