Тэтимол 2015

МҮЛЧӘР диал. (кас., себ., к. Тумашева 1992: 196) «мера; вес; пропорциональность; срок» ~ чыгт., фар. һ.б. (Будагов I : 289) мулҗар, булҗар «гаскәрләрнең җыелу пункты һәм яуга чыгу вакыты» ~ чыгт. һ.б. (Будагов II : 262) мурчал, мурчил «кальганың, кирмәннең турасы – (гадәттә унике) башнясы; гаскәрләрнең урнашу, парадка тезелү, билгеле пункттан үтү тәртибе» тамырдаш. Гадәттә бүлҗәл ~ бүлҗәр һ.б. монг. телендә болҗа-, болҗу- (> як. болҗуо-) «вакытын һ.б. билгеләү» сүзеннән дип карала. Бу сүз бер караганда монг. бол- «табу, булдыру» тамырыннан шикелле. Ләкин мурчал- варианты сүзнең тамыры бөреҗ (к.) < бурҗ түгелме икән дигән фикергә китерә. Бурҗ сүзенең «кальга почмагы» һәм «унике тарафның берсе» һ.б., һ.б. мәгънәләре бар ич. Унике тигез тараф почмакларда тоташа. Шуннан буржа- ~ мулҗа- «почмаклар ясау, почмакларга тукталу фигыле, шуннан (бор. төрки яки бор. монг. әд. телләрендә) булжар ~ булҗал ~ мулҗар «тукталыш, тукталыр (урын, почмак)» сүзе ясалган дип уйларга нигезләр бар. Рус. ул тукталу почмаклары «стоянки зодиакальных звезд» дип атала.

Арытабан унике мөчә (тән әгъзалары) тәгъбире дә шуннан килә, шуңа нисбәтле (ягъни мөчә < мөчәл) дип уйларга нигез бар. Космологик күренешләрне кешенең тән әгъзаларына тәңгәлләү бор. кешенең фикерләвенә хас нәрсә икән. К. Мөчә, Мөчәл.

Бу «унике ай ~ уникееллык цикл ~ унике мөчә ~ унике кальга мөеше (башнясы)» системасы төрки, монголларга, бөреҗ сүзенең мәгънәләренә караганда., Якын Шәрыктән шактый бор. заманнарда (мәс., манихеизм дине аша) кергән булса кирәк.

К. ш. ук каз. мöлшер «чама», кырг. мөлчөр «билгеләнгән (барып җитәсе) урын» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья