Тэтимол 2015

МҮКЛӘК, диал. мукла, муклак (к. ТТДС I: 308) «комолый, безрогий» ~ чув. мăкка, мăкла, мар. мугыла, удм. мугло, муглок, моклок, башк. диал. (БТДҺ: 232) мŏгŏлŏй, мөгөлөй ~ каз. мокул (к. Радлов IV: 2121) ~ маньч. мохоло, моқто, моқту (ССТМЯ I: 552–553) «мүкләк» ~ рус. моклок «сөякнең беленеп чыгып торган төше», бур. мухар «мүкләк», муха-муха «мүкләк баш белән сөзү хәрәкәтенә тәкълит» һ.б. мук «тупа» тәкълиди тамырыннан. К. Мокыт, Мөкләшкә, Муклашкы.

Гомумән, мүкләк < мүкел-әк (-әк иркәләү-кечерәйтү кушымчасы) булырга тиеш, сүзнең ясагыч нигезе *мүкел < муқыл < гом. төрки моқул булып чыга. К. чув. мăкăл, мукал, муклак «түмгәк, кискә, төпсә, тубыр», мăклăк «тупа очлы», мукка «мүкләк сыер», муклака, муклашка «тубыр, зур шеш, йодрык» (> тат. диал., башк. диал. – БТДҺ: 236 – муклашка «киез тыгынчык, йодрык»), к. Ашмарин VIII: 257–303.



Предыдущая статья            Следующая статья