Тэтимол 2015

МУНЧАЛА, диал. мунцала «мочало» ~ чув. мунчала, мар. мочыло, мацала (Иванов, Тужаров: 127), удм. мучоло, минчала, башк. диал. муйсала, муйчала (БТДҺ: 236) < рус. мочало > тат. мутчала > мунчала (рус. шартлаулы ч татарча -тч- яисә -нч- дип кабул ителгән, чаг. ш. ук калача > каланча); бу сүзне мунча сүзенә нисбәт итү (Тараканов: 91) дөрес түгел. Шулай ук удм. бун «мунчала» сүзе дә үзе генә мунчала сүзенә нигез була алмый.



Предыдущая статья            Следующая статья