Тэтимол 2015

МУНЧАК «ожерелье из монет», «бусы; коралл, жемчуг» ~ башк. (БТДҺ: 237) мунсак id. < бор. төрки (ДТС: 346–348), уйг. mončuq, muncuq, moncaq id., ш. ук «бөти, әмәйлек» ~ госм., төр. bončuq > рус. бунчук «үзенә ат (тәүдә – як) койрыгы тагылган томар (жезл)» (к. Фасмер I: 242), куман., чыгт. bunčuγ «байрак төре» ~ калм. montsag «бизәлештә чуклар, шарлар һ.б.» (Ramstedt 1935) бор. mun, mon «кыйммәтле таш белән бизәлгән байрак төре». Бу сүз халык аңында муенчак белән буталган, хәлбуки муенчак һәм мунчак икесе ике тамырдан.

Рус. мунчак «ясалма асылташ» тур. Аникин: 395 (бик тәфсилле, шунда ук библиография).



Предыдущая статья            Следующая статья