Тэтимол 2015

МУНЧА, диал. монча, мынча, минча «баня» ~ башк. мунса, чув. (Сергеев 1971: 89) молча, мулча, мунча, мар., удм. мунчо id. < иске рус. (Срезневский II: 159) мовьница «мунча» сүзеннән күптәнге алынма; төрки һәм бүтән күрше телләргә (нуг., каз., к.-калп. монша, үзб., уйг., төркм. монча) мунча сүзе татарчадан кергән булырга тиеш, тик мар. диал. (Саваткова: 92) момоца, номоца турыдан-туры рус. мовьницадан. ЭСТЯ VII: 73–74.

Мунча сүзенең фонетик вариантлары бик күп; бу хәл рус телендә дә вариантлар (паронимнар) булуы белән аңлатыла; алт., хак. мылча < рус. диал. мыльница булса кирәк (Егоров 1964: 135), к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 154) мыльца, мульца, муйца, муйылца, мольца . Бу вариантлар мунча < болг. мун чан «зур чан» сүзеннән дигән фаразны кире кагалар. К. Räsänen 1969: 337; Тараканов: 91.

Болгар һәм Казан дәүләтендә мунча (гарәпчә) хәммам дип аталган.



Предыдущая статья            Следующая статья