Тэтимол 2015

МУЛЛА «мулла – глава прихода и мечети» > мар., удм. молла «каһин» < гадәттә гар. мäwлā «төбәктәге хуҗа, вәлилек иясе» сүзеннән дип аңлатыла һәм мәгънәсе дә туры килә: Төркиядә һ.б. молла «судья»; ләкин мулла сүзенең вариантлары мәзкүр аңлатмага сыеп бетми: иске тат. мелла, менла «яшь мулла; муллалыкка кандидат». К. ш. ук иске тат. (< фар.) дәмулла, дәмула < фар. даи мулла «мулла-практикант; мулла ярдәмчесе; дин укытучысы» (Будагов I: 550), мәүлана «муллалык итмәгән мулла; галим мулла, абруйлы интеллигент». Төркиядә – Җәләлетдин Руминең кушаматы (татарларда мәүлана дип бик укымышлы изге хатыннарны да атаганнар), шуннан тат. < төр. мәүләви «Җ. Руми тарикате кешесе»? «дин галиме» һ.б. К. ГТРС: 346.

Иске рус. молна < тат. диал. молна «мулла, закон укытучысы» (к. Будагов II: 251) сүзеннән булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья