Тэтимол 2015

МУЛКАЧ диал. «заячий мех» < чув. мулкач, молкач «куян» < тат. диал. (< миш.) малкач «мал баласы, малкай; колын» булса кирәк. Ләкин к. ш. ук эвенк. мулкан «яшь болан», мулкачан «яшь болан үгезе», малкан «яшь кыргый болан», муннукан «куян» (ССТМЯ I: 555, 556). Федотов II: 362 (удм. теленнән дип исбатламакчы, ләкин удм. телендә охшаш сүз юк).



Предыдущая статья            Следующая статья