Тэтимол 2015

МӨШЕК, мисек, миск «мускус» < фар. мүшк, гар. миск id. < лат. мускус «тычкан; җофар» (русча аны «мускусная крыса» дип тә атаганнар, чөнки лат. сүзе рус. мышь «тычкан» белән тамырдаш). Ә. Бируни (Соч. IV: 810–811) язганча, «мөшек [Урта Азиягә] Һиндстаннан һәм төркиләрдән китерелә», мөшекнең яхшысы – Кытайныкы, аннары татарныкы, кыргызныкы». Мөшек сүзе белән мускул сүзе (лат. muskula «тычканчык») тамырдаш.



Предыдущая статья            Следующая статья