Тэтимол 2015

МӨЧӘ, диал. (Троянский һ.б., иске язылышта) мөҗә, (Тумашева 1992: 153–154) моца, мөйә, (ЗДС: 484) себ. мөхцө, мөцә, мөцәй «часть тела, конечность; таз; доля, кусок из туши, сваренный на пару» < гом. кыпч. мүчә, к. алт., чыгт. муча, мүче, мүчä, уйг. мүчә (> нуг., каз., к.-калп. мүше, мүшö, башк. мөсә), кырг., төркм. мүчö, хак. мöчү, як. мүсэ, мүһэ ~ бур. мүсэ, хәз. монг. мöч ~ сол. (тунг., к. ССТМЯ I: 560) мусу id. Себ. тат. мөцәй, башк. мөсәй бор. вариант түгел, ә фар. мүчэ-и «мөчә итеп билгеләнгән» сүзеннән (гомумән, мүчэ «мөчә» сүзе ир. телләрдә киң таралган һәм ул төрки телләрдән алынган булса кирәк), к. көрд. muçe «өлеш; эш хакы».

Мөсә < мүчэ төрки, монг. һәм тунг.-маньч. халыкларында киң таралган бор. традицион гадәт – суелган киекнең яки терлекнең бер өлешен беренче килгән кешегә, хәергә, мәгънәсе төгәл билгеләнгән бүләккә бирү белән баглы. Тулаем пешерелгән терлек итен утыз ике, унике, егерме дүрт яки сигез мөчә гә аерулар билгеле (корылтайда катнашкан «делегатлар» санынча). К. Будагов II: 262, 264.

Мөчә сүзенең этимологиясе ачык түгел, тик шунысы бар: бик ихтимал, бу сүз оча < уча < угуча (к. Оча ) сүзе белән баглыдыр: муча һәм ууча сүзләренә махсус уртак мәгънәләр хас. Ихтимал ки, муча, мүчэ < *муг-уча (парлы сүз). Ш. ук мөчә < мөчәл (~ мöчүл) була ала: унике мөчә төшенчәсе бар, чаг. мөчәл – уникееллык, төр. müçe «мөчәл, бүлҗәл» К. түбәндәгене.

Мөчә сүзе хәз. әд. телдә сирәк кулланыла һәм деривациясе дә юк. Кайбер төрки телләрдә мүчеле-, төркм. мүчöлә- «суелган терлекне бүлгәләү (уникегә бүлү)» һ.б. дериватлар очрый. ЭСТЯ VII: 90–91.



Предыдущая статья            Следующая статья