Тэтимол 2015

МӨЙТӘН – название рода у сибирских татар и башкир ~ башк. ш. ук муйтел, муйтен, мыйтан, каз. татар мүйтен, к.-калп. митан, муйтан, үзб. муйтан, муйтән. Бу атама тур. төрле фаразлар бар: гадәттә бу сүзне фар. муй тан «йонлач тән» сүзеннән дип аңлаталар (һәм чыннан да Үзбәкстандагы муйтәннәр йонлачлыгы белән аерылып торалар), ләкин чынлыкта бу атама матиен «угарит кабиләсе» сүзеннән дигән фикер бар (Толстова 1984: 173–178). Угаритлар Ассириядә (хәз. Төньяк Гыйракта) яшәгәннәр, бик йонлач булганнар (чаг. рус. ассирийская борода).

Төрки фольклорда Мөйтән би дигән хөкемдар тур. төрле сөйләкләр бар. Шуларның берсе – башкортларның үсергән кабиләсе вәкиле Мөйтән нең Чыңгыз ханга бүләк алып барып, Җаек һәм Сакмар үзәннәрен биләүгә ярлык алып кайтуы турында (к. Башкорт халык иҗады, II, Өфө, 1997: 15–64–165, 386). Мөйтән бинең нәселе – шәҗәрәсе дә төрлечә тәгърифләнә: Мөйтән би Туксаба угланы, Мөйтән би бәҗәнәкләрдән чыккан, Мөйтән би Майкы би белән дус (кайбер риваятьләрдә дошман) булган, диелә. Мөйтән бигә багышлап макталлар, эпик әсәрләр иҗат ителгән. К. Әхмәтҗанов 2002: 9; Әхмәтҗанов 2009: 44–45, 49–50. Тарихи әсәрләрдә Мөйтән би тур. мәгълүмат юк диярлек.



Предыдущая статья            Следующая статья