Тэтимол 2015

МӨЕШ[мөйөш], диал. (ТТДС I: 316; БҺҺ II: 173) мөгөш, себ. (Тумашева: 154–155) мөгәш, (ЗДС: 476, 478, 483, 488, 489) мейеш, мийеш, мийүш, мөйәшә, мүwуш, мүгеш, мүүш > мүш һ.б. «угол (чаще всего – изнутри) дома» ~ к.-балк., кар. мүйүш, кар. мийүс, мувус, каз., к.-калп. мүйеш, мүйис, ком. мүйүш, муйус, нуг. муйис id. К. ш. ук каз. мүйiс, кар. мивиз, мүңүз, мювюз «тышкы почмак, мыс», ягъни мүйүш «күпер», мүйүз «мөгез» сүзләре уртак нигездән шикелле. Чаг. мөгез һәм тув. мыйыс «мөгез» һ.б. Монда фонетик тәңгәллекләр кыенлык тудырмый, әмма, безнеңчә, «мөгез» белән «мөеш» төшенчәләренең бор. бердәйлеге шикле. Хәер, к. чыгт. (Будагов I: 266) ул тажның кырык мүнүши бар ирди, тикмә бер мүңүшендә бер улуг гәүһәр урнамыш ирди дигәндә мүңүш «мөгезчек» шикелле. К. Мөяшә, Нүвеш Räsänen 1969: 344–345; ЭСТЯ VII: 80–82.

М. Рясянен бу сүзне бор. *muŋul «болын, елга борылышы» сүзе белән чагыштыра, ләкин себ. мөйәшә, мүәшә (к.) варианты бу фикергә каршы. Чаг. Мөңгер II.

Дерив.: мөешле, мөешсез; мөешлек.



Предыдущая статья            Следующая статья