Тэтимол 2015

МОРЗА, мырза, мурза «татарско-башкирский дворянин, в период XVII–XX веков – прослойка татарской аристократии, приобщённой к русской культуре – из них выходили многие деятели татарского просвещения» (к. Ислам в татарском мире. Казан, 1997, статьи Р. Хайрутдинова, А. Ногманова; Ислаев Ф. Чабаталы морзалар // Идел, № 6, 2000: 20–23) > удм., мар. мурза, мырза, чув. мăрса < нуг., каз., кырг. мурда, мырза id. фар. мирза << эмир задә; к. Мирза . XIX г. мирза «интеллигент» һәм морза сүзләре мәгънә буенча аерымланган.

Кара халык телендә морза, мырза төрле мәгънәләр алган, к. башк. мырзам «әфәндем» (ироник мәгъ.), «иреңнең энесе»; кар. мирза, мурза «наиб, наместник», җунгар һәм калмык ханнары каршындагы түрәләр дә мурза дип аталган (Räsänen 1969: 345). Гомумән, мирза ~ морза тур. әдәбият ишле. Рус. мурза тур. Аникин: 396.

Мирза > мырза > мурза > мŏрза күчешләре алынма сүзне сингармонизмга буйсындыру, м- тәэсирендә иренләшү һәм татарча ŏлаштыру (у > ŏ) процесслары белән аңлатыла.



Предыдущая статья            Следующая статья