Тэтимол 2015

МОРҖА, диал. (ЗДС: 484, 490) мөрҗа, мөрҗә, мөрзә, мөрйә «печная труда», диал. «печь, ламповое стекло», күч. «отдельное хозяйство» ~ чув. мăррье, мурье, удм. мурьё, мурнä, мар. мурийа, мурна, мурля, вурня ~ башк. мөрйә, каз. муржа һ.б. < фар. мӯрū-чэ «керәч торбачык» ← мури «торба» > чыгт., үзб., урта төрки (к. Радлов IV: 2193) мури «торба, юллык, җир асты юлы» < гар. муриййä id. > тат. диал., башк. диал. мөрилә, чув. диал. муриле, мăриле һ.б. (Сергеев 1971: 87), мар. мурля «төтен торбасы». К. ш. ук тат. диал. (ДС III: 113) мира, мийра, мыйра, каз. диал. (ҚТДС: 242–243) мор, морышак «мөрҗә, юллык», уйг. мора, мура «труба» һ.б. Бу сүзнең кайбер вариантлары быргы (к.) сүзенең вариантлары белән буталган. Кайбер сөйләшләрдә (ТТДС I: 307) мөрҗә «җылыткыч мич, кан (торбалары, юллыклары идән астыннан үткән мич)».

Морҗа, мөрҗә сүзен рус. диал. мурья «морҗа, юллык» сүзеннән дию (Räsänen 1969: 345) дөрес түгел; рус сүзе үзе тат. сөйләшләреннән булса кирәк, к. Будагов II: 262, 263; Тимергалин: 325. К. Мәмерҗә.

Дерив.: морҗалы, морҗасыз; морҗала-у.



Предыдущая статья            Следующая статья