Тэтимол 2015

МОҢ «мелизм в музыке; печаль; вдумчимость» < гом. кыпч., чыгт., уйг., үзб., алт., як. муң, бор. төрки (ДТС: 124, 346, 350) buŋ, miŋ, muŋ «хәстәр; кайгы; кичеренеш»; угыз телләрендә buŋ (төр. bun) «картлык; картайганлык» мәгъ. очрый; тат., башк. телләрендә мәгънә үзәге булып, «авырлыкның кичерелеше, музыкада белдерелүе» тора. Гом. төрки муң, буң, урта төрки, чыгт. (Радлов IV: 1809) буң, як. буң, муң «кыенлык, тыгызлык; соңгы чик», ш. ук алт., тув. муң «мок, мокыт» сүзләре белән бердәй булса кирәк. Будагов II: 266; Räsänen 1969: 344; ЭСТЯ VII: 83–87.

Гаҗәбрәк ки, чув. телендә моң ~ муң ~ буң сүзенең рефлекслары күренми. Монг. телләрендә дә гомумән ш. ук хәл: бур. мунхяа-, эвенк. һ.б. тунг. (ССТМЯ I: 557) муңна- «азаплау» төрки телләрдән алынмалар.

Моң сүзенең элекке, бор. төрки мәгънәләре хәз. тат. кайбер дериватларда, фраземаларда чагыла, к. себ., башк. (Тумашева 1961: 167; БҺҺ II: 172) моң түгел «бигүк кирәк түгел», тат. моңсыз «гамьсез» (<< бор. төрки – к. ДТС: 351 – buŋusuz id.) һ.б.

Моң < муң бор. заманнардан бирле (бигрәк тә бор. төрки яз. телләрдә, к. ДТС: 124–125, 350–351) бай деривациягә ия: моңлы (> мар. муңло һ.б., к. Исанбаев 1978: 45), моңсыз (музыкаль мәгъ.); моңай-у, моңлан-у (бу сүзләрдән моң нигезеннән сыйфат мәгънәсе сизелә); моңла-у; моңсу; себ. (Тумашева 1992: 152) моңқақ «күп хәсрәт күргән» (бу сүзнең нигезе фигыльгә тартым); крш. (ТТДС I: 308) моңғый «моңлы (көй)»; төрле сөйләшләрдә моңчыл; моңдаш «кеше хәсрәтенә керүчән». К. ш. ук БТДҺ: 233 (бүтән дериватлар да бар).



Предыдущая статья            Следующая статья