Тэтимол 2015

МОНДЫЗ[мŏндŏз] иск. «бурный поток, бурное общественное движение» (к. Г. Камалда Аурупада күренә бер мондыз...), диал. «весенняя распутица» ~ куман. (Räsänen 1969: 344) munduz «ахмак, куптарай», бор. төрки (ДТС: 349; Боровков 1963: 341) munduz «таулардан төшкән ташкын», ш. ук «шашкын ахмак». Бу сүз балдыр ~ балдыз, йолдыр ~ йолдыз, кондыр ~ кондыз кебек сүзләр рәтендә булса, аның лы варианты себ. (Тумашева 1992: 156) мүндер, мүнсер (мүнзер ) «бозлы яңгыр», башк. (БТДҺ: 233) молдор «ташкынлы яңгыр», алт. мундур «туфан», төр. muntar «көчле агым», ш. ук хак. мондыл- «шаулап ташкынлану», уйг., монг. (Будагов II: 257) мöндүр, хәз. монг. мөндөр «бозлы яңгыр» сүзләре булыр. Ихтимал, бор. төрки (ДТС: 247–248, 352–353) mun- «адашу, юлдан язу, азу», mun ~ mün «зыян, җитешсезлек тамырыннандыр. ЭСТЯ (VII: 79) авторлары лы (мондыз ~ мундуз) вариантын белмәгәннәр бугай, анда кырг. мөндүр һ.б. тур. гына сөйләнелә һәм әдәбият китерелә.



Предыдущая статья            Следующая статья