МОНГОЛ[мангол] «монгол» – бу сүз шундый әйтелештә русчадан алынган; саф татарча ошбу халык могыл, маңгул дип атала һәм монголча мун ғоол «төп агым, зур агым» дигәннән (к. Бимбаев Р. Монгольско-русский словарь: 114), бу сүзнең бүтән этимологияләре дә бар: Мон гоол «Мон үзәне», моң қоол «үҗәт кул (колонна)», моң коол «куркусыз кул (колонна)», бор. төрки monqul «акылсыз» һ.б. (к. Doerfer G. Name der Mongolen bei Rašid ad-Din // CAJ, v. XIV, 1–3, 1970: 68–77). К. ш. ук Будагов II: 264–265; Räsänen 1969: 340. Тат. һәм бүтән кыпч. телләрендәге күпсанлы монг. сүзләре башлыча Чыңгыз хан империясе корылудан элек үзләштерелгәннәр: монгол һәм төрки халыклары меңьеллыклар дәвамында үзара тыгыз аралашып яшәгәннәр. Дерив.: монголча [мангулча]; монголлык [мангуллык]. |