Тэтимол 2015

МИШӘР «мишар, один из представителей татар-мишарей» ~ чув. мишер, удм., мар. мешер, рус. мишар, мещеряк, мещера, можар id. Бу сүз тур. шактый (йөздән артык) махсус хезмәт бар, әмма ап-ачык этимология юк. Күпчелек тикшеренүчеләр мишәр һәм маҗар < манчар, *мәнчәр > мещера сүзләрен бердәй дип баралар, ягъни мишәр < мещера (фин-угор кавеме) атамасыннан диләр. К. Ахмаров 1903; Мухамедова 1972; Махмутова; Nemeth J. Magyar und mišer // Acta Orientalica. XXV. F. 1–3. Budapest 1972: 294–299; Әхмәтьянов Р. Кайда соң син, Мишәрстан? // Мирас, № 4, 2000.



Предыдущая статья            Следующая статья