Тэтимол 2015

МИЧӘҮ[мичәw] «запряжка цугом», мичә-ү «впрягаться гусём» (к. Будагов II: 272) ~ башк. нисәү, минсә-ү «запрячь в пристяжку» (БҺҺ II: 183; БТДҺ: 235), тат. диал. мичән «ике якка җигелгән» (ТТДС II: 224), тат. әд. мичәп id. (бу сүз үзе бер нигез булып аңлашыла, чөнки мичә-ү фигыле үзе онытыла төшкән, ә бүтән төрки телләрдә бөтенләй онытылган) ~ чув. пычав, пичев, мар. пецö «мичәү», пече «мичәү аты» ~ ком. мечев, минчав, төркм. мечев, үзб. (ЎХШЛ: 185) мычев «буксирга алу», каз. мешеў «артта калган, мичәүгә мохтаҗ», к.-калп. мешеў «мичәү»; к. ш. ук аз. (АДДЛ: 326) минҗәр «кер элү бавы» (м-вариантларның бор. этимоны) сүзләреннән тыш, рус. бечев, бечева «мичәү арканы» һәм бор. төрки (Ибне Мүһәнна сүзлеге) бәчаку (Мелиоранский: 52) «аркан, бау» сүзе, аннары удм. бечоло «мичәүләп» сүзе карый, к. ш. ук абаз. бачу «буксир».

Бу сүзнең тамыры ачык түгел. Фар. бäнд «бау, мичәү бавы (бу сүзнең мәгънәләре күп)» сүзеннән булырга мөмкин. Чаг. ш. ук Мәчкәү.

Тат. диал. бичәвәй «бурлак арканы» < рус. бечевой «мичәүләп» дигән сүздән (ягъни рус теленнән кире кайткан сүз). К. Аникин: 128 (сүзнең этимологиясен Дыбо ачкан димәкче, хәлбуки без аны А. Дыбодан күп элек күрсәткән идек, к. Ахметьянов 1989: 120–121).

Дерив.: мичәүле; мичәүләп, мичәп (бу сүз «мичәү аты» мәгъ. очрый).



Предыдущая статья            Следующая статья